news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Россиянең бизнес белән шөгыльләнү өчен иң яхшы шәһәрләре өчлегенә керә

Казан Самара, Хабаровски, Түбән Новгород, Тольятти кебек шәһәрләрне узып китә алган

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). «Forbes» журналы июнь санында “Россиянең бизнес белән шөгыльләнү өчен иң яхшы шәһәрләре” бәйсез рейтингын бастырган. Татарстанның башкаласы Казан әлеге рейтингта Краснодар һәм Калининград шәһәрләреннән генә калышып, өченче урынны яулаган. Ул Россиянең Самара, Хабаровски, Түбән Новгород, Тольятти һәм башка шәһәрләрен узып китә алган, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы.
Экспертлар халкы 200 меңнән артык булган Россия шәһәрләренең социаль-икътисади үсешенең 14 күрсәткечен анализлаган. Тикшеренүләрдән Мәскәү һәм Санкт-Петербург, шулай ук Төньяк Кавказ республикалары шәһәрләре төшерелеп калдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot