Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Россиянең балалар белән Яңа ел сәяхәте өчен кулай шәһәрләре унлыгына кергән
Татарстан башкаласы көненә 4350 сум бюджеты белән рейтингның 10 нчы урынында санала
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Travel.ru сәяхәтчеләр порталы Россияның Яңа ел каникулларында балалар белән сәяхәт итү өчен кулай шәһәрләре рейтингын төзегән. Рейтингка балалы туристлар өчен Яңа ел чараларының кызыклы программалары белән Россиянең 15 шәһәре кергән. Казан, көненә 4350 сум бюджеты белән, рейтингта 10 нчы урында санала.
Бер өлкән кеше белән мәктәп яшендәге баланың Яңа ел каникулларында бер тәүлек ял итү бюджетына шәһәр үзәгендә бик кыйммәтле булмаган кунакханәдә яшәү, кафеда төшке аш, Кыш бабай резиденциясенә экскурсия яки балалар белән Яңа ел чарасында булу, Яңа ел сувениры бәясе кергән.
Искәртеп узабыз: мәктәпләрдә кышкы каникуллар 29 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз