Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Россиянең балалар белән көзен ял итү өчен кулай иң яхшы 30 шәһәре рейтингының өчлегенә кергән
Алда Кострома санала
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы көзге каникуллар вакытында балалар белән ял итү өчен сайланган Россиянең 30 иң яхшы шәһәре исемлегендә 3 нче урынга чыккан. Рейтинг сәяхәтчеләр өчен Travel.ru порталы тарафыннан әзерләнгән. Бирегә көзен гаилә белән ял итәр өчен иң популяр булган Россия шәһәрләре кергән, дип белдерә Казан мэриясе сайты.
Рейтингның беренче урынында, аны төзүчеләрнең мәгълүматларына караганда, Кострома шәһәре тора, икенче урында – Бөек Новгород. Рейтингның өченче баскычында – Казан шәһәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз