news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан “Россиянең алтын командасы”нда!

Мәскәүдә премия тапшыру тантанасында мэр Илсур Метшин барлык россиялеләрне дә Казан өчен тавыш бирүләренә рәхмәт белдергән

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Россия Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәмендә “Советский спорт” һәм “Комсомольская правда” газеталары оештырган “Россиянең алтын командасы” илкүләм премиясенең җиңүчеләре тантаналы шартларда кичә кич игълан ителде. Газета укучылар тарафыннан сайлап алынган җиңүчеләр арасында Казан “Россиянең спорт башкаласы” номинациясендә күпкә алга китеп, беренче булган, икенче урында – Мәскәү, өченче – Санкт-Петербург. Бу номинациядә Сочи, Пенза, Ханты-Мансийск та көч сынашып караган.

 

Казан мэриясеннән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, кичә Мәскәү ГУМының тәкъдим итү залында уздырылган тантанада әлеге премия сынын һәм җиңүче дипломын олимпия чемпионы Татьяна Тотьмянина белән журналист Владимир Познер кулларыннан кабул итеп алган Казан мэры Илсур Метшин: “Казанда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ярдәмендә массакүләм спортка да, югары казанышлар спортына да зур игътибар бирелә”, – дип, барлык россиялеләрне дә Казан өчен тавыш бирүләренә рәхмәт белдергән.

 

Мондый премия быел беренче тапкыр гына бирелә һәм алга таба аны ел саен лаеклыларга тапшыру күздә тотыла. “Россиянең алтын командасы” премиясенә җиңүчеләр тагын “Елның спорт корылмасы”, “Ел җиңүе”, “Ел спортчысы”, “Елның спорт проекты”, “Россия спорты легендасы” һ.б. – барлыгы 7 номинациядә сайлап алынган.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100