Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан “Россиянең алтын командасы” илкүләм спорт премиясенә дәгъва кыла
Татарстан башкаласы 7 номинациянең дүртесендә тәкъдим ителгән
(Казан, 14 декабрь, “Татар–информ”). Бүген “Советский спорт” һәм “Комсомольская правда” газеталары Россия Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәмендә оештырган “Россиянең алтын командасы” илкүләм премиясенең җиңүчеләре игълан ителәчәк. Газета укучылар тарафыннан сайлап алынган җиңүчеләр “Россиянең алтын командасы”на керәчәк.
“Советский спорт” һәм “Комсомольская правда” газеталарында, шулай ук әлеге басмаларның интернет–порталларында “Россия Федерациясендә 2015 елга кадәр физик культура һәм спортны үстерү” Федераль максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырылучы яңа акция – “Россиянең алтын командасы” илкүләм премиясе – үткәрелде. “Татар–информ” агентлыгына ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүген кич аның җиңүчеләре билгеле булачак.
Премия барлыгы 7 номинацияне (“Елның ир–ат спортчысы”, “Елның хатын–кыз спортчысы”, “Ел җиңүе”, “Россия спорты легендасы”, “Спорт башкаласы”, “Елның спорт проекты” һәм “Елның спорт корылмасы”) үз эченә ала. Һәр номинациядә җидешәр номинант беренче урынны алу өчен көрәшә, алар арасында иң яхшыларын тавыш бирү ярдәмендә газета укучылар сайлап алды. Татарстан башкаласы 7 номинациянең дүртесендә тәкъдим ителгән. Мисал өчен, Казан Мәскәү, Санкт–Петербург, Сочи, Пенза, Ханты–Мансийск һәм Новосибирск белән бергә “Спорт башкаласы” номинациясендә җиңүгә дәгъва кыла. “Елның спорт корылмасы” номинациясендә Татарстан башкаласының ике спорт объекты – “Татнефть–арена” һәм Чирәмдәге хоккей үзәге тәкъдим ителгән.
“Ел җиңүе” номинациясендә Чемпионнар лигасында “Рубин”ның “Барселона” командасын җиңүе төп дәгъвачы санала. Бу номинациядә шулай ук алкалы хоккей буенча Россия җыелма командасының җиңүе дә тәкъдим ителгән – Казанның “Ак Барс” командасы уенчылары да җиңүгә үз өлешен кертте.
Казан шулай ук “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумы белән “Елның спорт проекты” номинациясендә җиңүгә дәгъва кыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз