Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан россиялеләрнең яраткан шәһәрләре исемлегенә керде
Сораштырылган россиялеләрнең 2 проценты Казанга гашыйк булуларын әйткән. Хатын-кызлар һәм ир-атлар бу шәһәрне бертигез ярата. SuperJob.ru үткәргән яңа сораштыру мәгълүматлары шул хакта сөйли.
«Туган илдә россиялеләрнең яраткан урыннары рейтингында беренче урынны Санкт-Петербург һәм Мәскәү бүлешә. Респондентларның тагын 8 проценты Краснодар краена, аерым алганда, Сочига гашыйк. Катнашучыларның дүртешәр проценты Кырым һәм Ерак Көнчыгышны атаган. Респондентларның 3 проценты өчен Мәскәү өлкәсе Россиядә яраткан урын булып тора», - диелә сораштыру хәбәрендә.
Икешәр процент тавышны Алтай, Байкал, Башкортстан, Дагыстан, Калининград, Красноярск крае, Казан һәм Түбән Новгород өлкәсе җыйган. Сораштырылучыларның 4 процентының гына Россиядә яраткан урыны юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз