news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Россиядә җәйге ял өчен иң уңайлы шәһәрләр исемлегенә керде

Казан Россиядә җәйге ял өчен иң уңайлы шәһәрләр исемлегенә керде
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казан быел җәй көне минималь чыгымнар белән ял итәргә мөмкин булган Россия шәһәрләре рәтенә керде. Бу хакта RT сәяхәтләрне планлаштыру өчен сервис аналитикларын тикшерүгә сылтама ясап хәбәр итә.

Рейтингның лидеры Чувашия башкаласы Чабаксар шәһәре булды.

«Россия шәһәрләре арасында иң уңайлысы Чувашия башкаласы, Чабаксарга сәяхәт булды. Очыш якынча 4,4 мең сум тора, яшәү – тәүлегенә якынча 3 мең сум. Монда сезне төзекләндерелгән яр буе, Иделгә панорама һәм «Яклаучы Ана» мәһабәт монументы каршы алачак», - дип сөйләделәр аналитиклар.

Икенче урында Киров: «ашыкмый торган тормыш ритмы, атмосфералы урамнары һәм Вятканың В.М. һәм А.М. Васнецовлар исемендәге сәнгать музее булган бу уңайлы төбәк үзәге – тынычлык һәм мәдәни тәэсирләр эзләүчеләр өчен идеаль сайлау мөмкинлеге».

Аналитиклар архитектураны сөючеләр өчен Ярославльне тәкъдим итә һәм җәйне Санкт-Петербургта, Архангельскида, Псковта, Самарада, Тамбовта, Казанда һәм Мурманскида бик кыйммәт булмаган бәягә уздырырга мөмкин булуын билгеләп үтә.

Чит ил юнәлешләре арасында иң уңайлылары дип Беларусьта Минск, Могилев һәм Гомель, Әрмәнстанда Гюмри, шулай ук Үзбәкстанда Бохара һәм Ташкент аталды.

news_right_1
news_right_2
news_bot