news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казан Россиядә «Hewlett Packard» компаниясенең төбәк офисы ачылган алтынчы шәһәр булды

^Казан Россиядә «Hewlett Packard» компаниясенең төбәк офисы ачылган алтынчы шәһәр булды

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казанда «Hewlett Packard» компаниясе офисы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, НР-Россия вице-президенты һәм генераль директоры Оуэн Кемп катнашты.

Хәбәр ителгәнчә, бүген НРның Татарстанга рәсми килүенә багышланган чаралар кысаларында ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән НР-Россия компаниясе вице-президенты һәм генераль директоры Оуэн Кемп очрашты. Ә “Казан” милли-мәдәният үзәгендә көн дәвамында кече һәм урта бизнес предприятиеләре һәм эре компанияләр өчен “НР XXI гасыр тәкъдим итә: Идеяләр. Технологияләр. Чишелешләр” конференциясе үтә. Конференциядә катнашучыларга компаниянең офисны заманча техник җиһазлау һәм предприятиенең шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып үз IТ-инфраструктурасын төзү өчен инновацион чишелешләре тәкъдим ителде.

“Без республика Хөкүмәте ягыннан зур ярдәм күрәбез. Мәгълүмат технологияләре ягыннан Татарстанның җитлеккән икътисадын исәпкә алып, бу офисны ачу белән алга зур адым ясалыр дип уйлыйм. Бу киләчәктәге уңышлы хезмәттәшлегебез өчен ныклы нигез булыр дип ышанам”, - дип белдерде Оуэн Кемп НР компаниясенең Казандагы офисы ишегендәге кызыл тасма киселгәч.

“Бу Татарстан Республикасын мәгълүматлаштыру үсешендә зур вакыйга – безгә дөньяда әйдәп баручы IТ-компания килде. Ул дәүләт хакимияте өлкәсендә генә түгел, сәнәгатьтә дә зур уртак эш башлангычы булып тора. Татарстанда үсеш алган инновацион проектлар кысаларында НР компаниясе үзенең әйдәүче белгечләре һәм казанышлары белән актив катнашыр, дип уйлыйм”” – дип ассызыклады ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов.

Татарстан Республикасында НР компаниясе офисы җитәкчесе итеп 2005 елның ноябреннән төбәктә компаниянең рәсми вәкиле вазифаларын башкарган Раил Әхмәтҗанов билгеләнде. Офисның бурычлары төбәк заказчылары һәм партнерлары (интеграторлар, реселлерлар, дистрибьюторлар) белән мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерү, консультация хезмәтләре күрсәтү, тәкъдим ителгән чишелешләрне техник эшкәртү, уртак проектлар эшкәртү һәм гамәлләштерү, партнер компанияләр хезмәткәрләре квалификациясен күтәрүдән гыйбарәт.

Белешмә өчен: Татарстанда НР компаниясе җиһазлары табу тармагы, нефть химиясе һәм энергетика комплексы предприятиеләрендә, шулай ук дәүләт секторында кулланыла. Компаниянең корпоратив клиентлары арасында “Татнефть”, “Казаноргсинтез”, “КАМАЗ”, “Татфондбанк”, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе, ТР Социаль яклау министрлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot