news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Россиядә «акыллы» шәһәрләр өчлегенә керде

Татарстан башкаласы рейтингта Санкт-Петербургны узып китте, әмма Мәскәүдән артта әле.

Казан Россиядә «акыллы» шәһәрләр өчлегенә керде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Шабдан Ниязов). Казан Россиянең миллионер-шәһәрләре арасында шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру индексы рейтингында икенче урынны алды. Бу хакта РИА Новостига Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев хәбәр итте.

«Мәскәү 81,19 балл нәтиҗәсе белән беренче урында тора, икенче урында — 52,58 балл белән Казан һәм өченче урында-Санкт-Петербург, ул 50,37 балл җыйды», — дип сөйләде министр.

Рейтингка барлыгы 191 шәһәр кергән, шәһәрләр халык саны нигезендә дүрт категориягә бүленгән. Индекс 10 критерий буенча исәпләнгән.

Индекс зурлыгы иң мөһиме түгел, ә анда узган ел белән чагыштырганда үзгәреш булуы мөһим, дип искәртте Якушев.

Элегрәк Казан түләү дисциплинасы югары булган шәһәрләр рейтингында беренче унбишлеккә кергән иде.

Шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру индексы, «Акыллы шәһәр» ведомство проекты кысаларында, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән, ул «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Цифрлы икътисад» дигән ике илкүләм проект кысаларында тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100