news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Россия студентлары арасында популяр туристик юнәлешләр исемлегенә керде

Казан Россия студентлары арасында илдәге иң популяр 10 юнәлеш исемлегенә керде. Бронь ясалган билетларның гомуми саныннан 3,1 проценты Казанга туры килә. OneTwoTrip сервисы тикшерүенә сылтама белән, бу турыда «Газета.Ru» хәбәр итә.

Бу яшьтәге кешеләр арасында Россиядәге иң популяр авиация юнәлеше – Мәскәү. Барлык билет заказларының 31,8 проценты аңа туры килә. Аннан соң Санкт-Петербург (14,8 процент) һәм Сочи (6,1 процент) килә. Махачкала (3,7 процент), Минераль Сулар (3,4 процент), Екатеринбург (3,2 процент), Уфа (2,9 процент), Калининград (2,7 процент) һәм Төмәнгә (1,5 процент) шулай ук ихтыяҗ зур.

Казан быелның гыйнварында тимер юлда сәяхәт өчен дә ихтыяҗ зур булган юнәлешләрнең берсе булды, исемлектә бишенче урынны алды. Эзләү буенча иң күп сораулар Мәскәүгә кагыла (29,7 процент), икенче урында – Санкт-Петербург (23,5 процент), өченче урында – Сочи шәһәре (9,3 процент).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100