Казан “Россия – спорт державасы” форумын даими үткәрү урыны булырга мөмкин
Татарстан спортка мөнәсәбәте белән Россия тарихында беренче спорт форумын үткәрүгә лаек булды
Кичә Мәскәүдә Россия хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков “Россия – спорт державасы” форумын үткәрү комитетының утырышы узды. Оештыру комитеты рәисе алдында Казанда бу киңкүләмле вакыйгага әзерлекнең төрле аспектлары турындагы докладлар белән Россия спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, аның урынбасары Наталья Паршикова, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев хисап тотты. М.Бариев сүзләренчә, оештыру комитеты әгъзалары белән фикер алышкач форумның рәсми һәм спорт программасы расланган. Спортның Олимпия төрләре буенча әйдәп баручы 8 халыкара федерацияләренең президентлары форумда катнашачакларын белдергән.
Оештыру комитеты рәисе Александр Жуков билгеләп үткәнчә, Россиядә беренче спорт форумының ничек үтүеннән аның киләчәге хәл ителә. Күптән түгел Татарстанда булып киткән Россия Атучылар берлеге һәм Ауропа атучылар конфедерациясе президенты Владимир Лисин барлык төбәкләргә дә республика спортка мөнәсәбәте белән форумны үткәрү хокукына ия булуын аңлатырга кирәк, дип ассызыклады.
Марат Бариев сүзләренчә, Татарстан вәкилләре киңәшмәдә катнашучы кайберәүләрнең 2009 елның октябрендә Универсиаданың кайбер объектларын файдалануга тапшыру турындагы шикләрен таратты, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.