Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Россия шәһәрләренең экологик үсеш рейтингында 16 нчы урынны алды
Рейтингта Татарстан башкаласы күршеләре - Санкт-Петербург белән Ижау бар
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казан 2013 елгы Россия шәһәрләренең экологик үсеш рейтингында 16 нчы урынны алды. Шул ук вакытта Татарстан башкаласы рейтингта 17 урындагы Ижауны узып, 15 урындагы Санкт-Петербург белән күрше булды, дип хәбәр итә РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы.
Россия шәһәрләренең камилләштерелгән рейтингы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан бөтен дөньядагы тиңдәшләрне истә тотып төзелгән. Яңа исемлектә күрсәткечләр составы киңәйтелгән, билгеләмәләр аныкланган һәм Севастополь һәм Кырым шәһәрләре кертелгән. Рейтингта субъектлар башкаласы саналган 87 шәһәр бар. Шәһәрләр рейтингында һава, су куллану һәм су сыйфаты, территорияләрдән файдалану, әйләнә-тирә мохиткә йогынты белән идарә итү, калдыклар әйләнеше, транспорт һәм энергия куллану кебек күрсәткечләр истә тотылган.
Шулай ук Татарстан башкаласының әйдәп баручы шәһәрләр рейтингына су куллану һәм су сыйфаты күрсәткечләре категориясе буенча эләккәнен дә әйтергә кирәк.
Россиянең иң экологик шәһәрләре бишлегенә Уфа, Саранск, Вологда, Мәскәү, Воронеж һәм Краснодар кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз