Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Россия шәһәрләре арасында беренче бишлеккә керде
Казан, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү өчен, уңайлы шәһәр дип табылды.
(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Россия шәһәрләре арасында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү өчен, уңайлы шәһәрләр исемлеге булдырылды. Әлеге исемлектә Казан - дүртенче урында. Бу хакта "Эксперт Татарстан" хәбәр итә.
Беренче өчлектә - Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Сочи шәһәрләре.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, туристлар яңа ел каникулын Казанда якынча 3,5 көн үткәрә. Бер көн Казанда ял итү өчен 2900 сум акча тота. Чагыштыру өчен, Санкт-Ретербургта бу сан - 3,5 мең, Мәскәүдә - 4,1 мең.
Беренче унлыкка Калининград, Ярославль, Екатеринбург, Вологда, Түбән Новгород, Псков шәһәрләре дә кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз