news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Россиянең җәйге ял өчен иң популяр булган биш шәһәре арасында урын алды

Казан Россиянең җәйге ял өчен иң популяр булган биш шәһәре арасында урын алды
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Татарстан башкаласы 2023 елның җәендә сәяхәтчеләр арасында иң популяр Россия шәһәрләре арасында дүртенче урында тора. Бу хакта OneTwoTrip хезмәте мәгълүматларына сылтама белән Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сервис мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласында отель броньлау гомуми исәптән 3,4 процент тәшкил иткән. Эчке юнәлешләр арасында иң популяры — Мәскәү шәһәре, аңа 21,7 процент бронь туры килә.

Икенче урында — 16,9 процент бронь белән Санкт-Петербург. Өченче позициядә Сочи урнашкан (5,7 процент броньлау).

Гомумән алганда, бу җәйдә Россия халкы үз илендә ял итүне өстен күрде, дип белдерә сервис.

news_right_1
news_right_2
news_bot