news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Россия буйлап арзанлы язгы сәяхәтләр өчен иң популяр шәһәр булган

Туристлар Татарстан башкаласында яшәү өчен тәүлегенә уртача 1,7 мең сум акча сарыф итә.

Казан Россия буйлап арзанлы язгы сәяхәтләр өчен иң популяр шәһәр булган
Рамиль Гали/архив

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Казан Россия буйлап арзанлы язгы сәяхәтләр өчен иң популяр шәһәр булган. Рейтингны Tvil.ru сервисы аналитиклары төзегән.

Туристлар Татарстан башкаласына 3,5 көнгә килә, яшәү өчен тәүлегенә уртача 1,7 мең сум акча сарыф итә.

Иң популяр шәһәрләр бишлегенә шулай ук Краснодар, Екатеринбург, Калининград һәм Симферополь кергән. Туристларга Барнаулда яшәү башка шәһәрләргә караганда арзангарак төшә – анда торакны бер тәүлеккә арендалауга 1,1 мең сум сарыф итәләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot