news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Роднина, Сихарулидзе, Хоркина, Винер, Писеев һәм Третьякны каршы алырга әзерләнә

“Россия – спорт державасы” форумы кысаларында Татарстан башкаласында РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спорт советының өченче утырышы була

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 23 октябрьдә Татарстанда “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү, югары казанышлар спорты, 2014 елда Сочида XXII Олимпия кышкы уеннары һәм XI Параолимпия кышкы уеннарына, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү һәм үткәрү советының өченче утырышы була.
Утырышның төп темасы – балалар һәм яшүсмерләр спортына дәүләт ярдәме һәм Россия спортчыларын 2010 елда Сингапурда узачак I җәйге Олимпия яшүсмерләр уеннарына әзерләү.
“Россия – спорт державасы” форумын үткәрү көннәрендә Казанга киләчәк Физкультура һәм спорт советының әгъзалары арасында зур спорт федерациясе җитәкчеләре катнашачагы расланды. Алар - Ирина Винер (Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе), Валентин Писеев (Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе), Владислав Третьяк (Россия Хоккей федерациясе), хоккей буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, сенатор Вячеслав Фетисов.
Моннан тыш, форумда суда йөзү буенча 4 тапкыр Олимпия чемпионы Александр Попов, фигуралы шуу буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирина Роднина, Олимпия чемпионы, Россия Дәүләт Думасының Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Антон Сихарулидзе, спорт гимнастикасы буенча Олимпия чемпионы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Светлана Хоркина кебек танылган спортчылар – Физкультура һәм спорт әгъзалары да катнашачак.
Спорт форумы көннәрендә Казанда узачак Совет утырышында дәүләт хакимиятенең федераль органнары җитәкчеләре, шул исәптә Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак, Россия финанслар министры Алексей Кудрин, Россия икътисад министры Эльвира Нәбиуллина, Россия Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин һәм башкалар катнаша.
РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спорт советы әгъзалары 23 октябрьгә планлаштырылган утырыштан тыш, Универсиада спорт объектларында, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә булачак, Халыкара спорт киносы фестивален караячаклар, “түгәрәк өстәл” һәм конференцияләрдә катнашачаклар, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100