Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан режиссеры Лисичанскида татарлар турында документаль фильм төшерә
Лисичанскида «Назначение» документаль фильмын төшерү башлана. Казанның танылган режиссеры Алексей Барыкин тамашачыга яңа Россия территориясен торгызуда катнашучы кешеләр турында сөйләүче чын вакыйгаларны күрсәтәчәк.
Фильмның төп геройларының берсе – Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин һәм аның шеф-төбәктән Лисичанскиның баш кураторы вазифасына билгеләнү тарихы. Шулай ук фильмны төшерүдә Казан эшчеләре, җирле руханилар, шәһәр халкы һәм җитәкчелеге катнаша.
Документаль киноны төшерү ЛХР һәм Казанда узачак. Бу Алексей Барыкинның Россиянең Лисичанск һәм аның кешеләре турында сөйләүче дүртенче фильмы булачак. Элегрәк режиссер «Кормильцы», «Казань Лисичанск» һәм «Голоса из колыбели» фильмнарын төшергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз