news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан режиссерының фильмы “Золотой орел” кинопремиясенә тәкъдим ителгән

Алексей Барыкинның "Осанна" фильмы “Иң яхшы документаль фильм” номинациясендә катнаша.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинорежиссеры Алексей Барыкинның “Осанна” фильмы “Золотой орел” кинопремиясенә тәкъдим ителгән. Бүген премиянең рәсми сайтына Кинематография сәнгате милли академиясенең Эксперт советы премиягә тәкъдим ителгән фильмнарның исемлеге урнаштырылган.

Лонг биттә “Иң яхшы документаль фильм” номинациясендәге 47 фильм арасында Казан режиссеры эше бар.

Лонг биткә “ВМаяковский” фильмында катнашкан Чулпан Хаматова, “Временные трудности” фильмында катнашкан Ринал Мөхәммәтов, “Как я стал…” фильмындагы Роза Хәйруллина, “Движение вверх” фильмындагы Марат Башаров исемнәре дә кертелгән.

  • «Осанна» - соңгы рус патшабикәсенең апасы тормышына багышланган документаль фильм. Фильм ел дәвамында Иерусалимда, Германиянең Дармштадт һәм Висбаден шәһәрләрендә, Казан, Мәскәү, Екатеринбургта һәм Елизавета фаҗигале рәвештә үлгән урында - Алапаевскида төшерелгән.
  • Елизавета Федоровна – XX гасырның руслар арасында иң танылган изге хатын-кызларыннан санала. Ул - Королева Викториянең кызы. Ире үтерелгәннән соң, хәйриячелек белән шөгыльләнә башлый. Мәскәүдә Марфа-Мария обителенә нигез сала. 1918 елда большевиклар тарафыннан вәхшиләрчә үтерелә – тереләй Алапаевск шахтасына ыргытыла. Фильм әлеге фаҗигале вакыйгаларга багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100