news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты коронавирустан үлгән

Ренат Җәләлетдинов 68 яшендә булган.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казан һәм Татарстан Республикасы Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Ренат Җәләлетдинов Covid-19 коронавирусыннан вафат булган.

Аның үлеме турындагы мәгълүматны Ассоциациядә расладылар. «Ул коронавирус аркасында вафат булды. Аны җирләү урыны әлегә билгеле түгел», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Ренат Җәләлетдинов 1952 елның 6 августында туган. Казан һәм Татарстан Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясеннән тыш, ул «Брупер-Нәүрүз» ҖЧҖ (эшчәнлекнең төп төре — үз милкен яки арендага алынган күчемсез милек белән идарә итү һәм арендалау) белән дә җитәкчелек иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot