news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан рестораннары һәм кунакханәләре Туризм көне уңаеннан ташламалар турында игълан итте

Казан кунакханәләре, отельләре, кафе һәм рестораннарында “Туризм көне” сүзен әйтеп 3-30 процентка кадәр ташлама алырга мөмкин.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Халыкара туризм көне кысаларында Казан кунакларын күптөрле сюрпризлар һәм акцияләр көтә. Бу турыда Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан кунакханәләре, отельләре, кафе һәм рестораннарында “Туризм көне” сүзен әйтеп 3-30 процентка кадәр ташлама алырга мөмкин.

Бүген Татарстан башкаласы чын туристлык үзәгенә әйләнде. Күчмә туризм актив үсеш ала. 2017 елда Казанда 2,7 млн кунак һәм турист булган, ә Booking.com халыкара броньлау системасы Казанны Россиянең иң кунакчыл шәһәре дип белдергән. 

27 сентябрьдә бөтен дөньяда Туризм көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм күпчелек илдә берничә дистә ел билгеләп үтелә. Бу көнне туристлар слетлары, туризмга һәм туристик бизнеска багышланган бәйрәм чаралары һәм фестивальләре уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot