Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Ратушасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан - тантана
“Олимп” мәдәният-спорт комплексында авиамоделистлар арасында В.П.Чкалов Кубогына ярышлар була
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 23 февраль көнне сәгать иртәнге 10 тулганда Казан Ратушасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара башлана. Ир-егетләр өчен әзерләнгән мәдәни программа белән үрелеп барачак бәйрәм тантанасы кысаларында ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” юбилей медальләре тапшырылачак, диелә Казан мэриясеннән алынган мәгълүматта.
Ватанны саклаучылар көненә багышлап, ул көнне шушы ук вакытта “Олимп” мәдәният-спорт комплексында (Казан ш., Чистай ур., 69) авиамоделист-мәктәп укучылары арасында бүлмә эчендә оча торган модельләр буенча В.П.Чкалов Кубогына XXX шәһәркүләм ярышларга старт бирелә. Балалар техник спортын популярлаштыруны максат иткән әлеге ярышны Казан мәгариф идарәсе, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Республика авиация сәнәгате хезмәтчәннәре профсоюз комитеты һәм шәһәрнең Балалар техник иҗат үзәге оештыра, дип хәбәр итә әлеге үзәк белгече Нина Кузьмина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз