news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ратушасында Ватан Геройлары көнен бәйрәм иттеләр

Татарстан халкын бәйрәм белән республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлады.

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Казан ратушасында Ватан Геройлары көненә багышланган тантана узды. Бу хакта Татарстан Президенты сайтында хәбәр ителә.

Тантанада Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны ордены тулы кавалерлары катнашты. Татарстанлыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт һәм Дәүләт Советы исеменнән республика Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

“Сезнең һәркайсыгыз илгә тугрылыклы хезмәт итүдә батырлык һәм героизм үрнәге. Һәлак булган 235 Ватан Герое исеме алтын хәрефләр белән безнең республика тарихына язылган. Һәр бүләк артында – шәхси батырлык, кабатланмас язмыш”, - диде Песошин.

“Геройлар — безнең үзенчәлекле милли байлык. Без геройларыбызның батырлыгын киләчәк буыннарга да тапшырырга тиешбез”, - диде Россия Хезмәт Герое, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев .

  • Бүген Татарстанда 32 Ватан Герое, шул исәптән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, өч Россия Федерациясе Герое, 22 Социалистик Хезмәт Герое, биш Хезмәт Даны ордены тулы кавалеры һәм Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot