Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Ратушасында ТӨРКСОЙ даими советының 32 нче утырышында төрки телле илләрнең мәдәният министрлары очраша
Татарстан башкаласында “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елының ябылу тантанасы була
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ). 20-21 ноябрь көннәрендә Татарстан башкаласында “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елының ябылуына багышланган тантаналы чаралар уздырылачак.
21 ноябрь көнне Казан Ратушасында ТӨРКСОЙ даими советының 32 нче утырышында төрки телле илләрнең мәдәният министрлары очраша. Анда Әзербәйҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан дәүләтләре, илебезнең Алтай, Башкортстан, Татарстан, Тыва, Саха (Якутия), Хакасия һ.б. төбәкләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Утырышның көн тәртибендә узган чараларга нәтиҗә ясап кына калмыйча, алга бурычлар тәгаенләнә һәм оешма эшчәнлекге программасы раслана, ТӨРКСОЙның Генераль секретарен һәм вакытлы координаторын сайлау планлаштырыла. Шулай ук, мәдәният министрлары киләсе елда Төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланачак шәһәрне дә билгелиячәк.
ТӨРКСОЙ составына кергән илләрнең делегатлары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашыр дип ниятләнә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Кич исә “Татнефть Арена” спорт сараенда II Халыкара “TURKVIZYON” телевизион җыр конкурсының гала-концерты була. Әлеге мәдәни чара вакытында Казан үзеннән соң Төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен йөртәчәк калага тантаналы рәвештә мәдәни башкаланың символларын тапшырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз