news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Ратушасында мэр Илсур Метшин шәһәрнең үзенчәлекле һәм уңышлы затларын бүләкләде

Бүген аларга Россия, Татарстан һәм Казан шәһәре бүләкләре тапшырылды, 250дән артык танылган хатын-кызга берьюлы хөрмәт күрсәтелде

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында шәһәр күләмендә бәйрәм тантанасы үткәрелде. ТР Дәүләт Советы, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәре Думасының хатын-кыз депутатлар төркеме, Казан шәһәре хатын-кызлар советы, сайлау комиссиясе, контроль-хисап палатасы, шәһәр районнары һ.б. урыннардан, оешмалардан чакырылган 250дән артык гүзәл затны якынлашып килгән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлар һәм шәһәрнең үзенчәлекле, уңышлы хатын-кызларына Россия, Татарстан һәм шәһәр бүләкләрен тапшырыр өчен мэр Илсур Метшин үзе чыкты.
Беренче яз бәйрәме белән ихлас котлау сүзләрен җиткергәннән соң, Казан шәһәре башлыгы медальләр, күкрәк билгеләре һәм дипломнар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хаты тапшырды.
Аерым алганда, РФ Президенты Указы белән, Казан дәүләт дары заводы эшчесе Илсөяр Галиева «Ватан алдындагы хезмәте өчен» орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнде, ТР Президенты Указы белән 2 кешегә – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Архитектура һәм дизайн институты теория һәм архитектура тарихы кафедрасы мөдире Галина Айдаровага «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе», «Казан» милли мәдәният үзәге директоры урынбасары Халисә Исмәгыйлевага «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелде. Казан шәһәре мэры күрсәтмәсе белән, балалар сәнгать мәктәбе директоры Роза Макарова һәм «НАПОР» ААҖ директоры Альбина Пантелеева Мактау грамоталары, Яңа Савин районының 146 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Диләрә Кәримова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендәге хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы тарафыннан үткәрелгән «Ел хәйриячесе» конкурсында җиңеп чыккан «Заречье» акционерлык коммерция банкы президенты Наталья Девятыхка, «Элекон»ның генераль директоры һәм «Анастасия» хәйрия фонды җитәкчесе Анастасия Колесовага, «Ак Барс созидание» хәйрия фонды җитәкчесе Әлфия Вәлиевага «2008 ел хәйриячесе» күкрәк билгеләре, дипломнар бирелде. Әлеге бүләкләргә лаеклыларның һәммәсенә дә чәчәк бәйләмнәре, аерым бүләкләр тапшырылды, мэр Илсур Метшин белән истәлеккә фотога төшү дә оештырылды.        
Болардан тыш, «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы-2008» шәһәр конкурсына да нәтиҗә чыгарылды. Әлеге конкурсның шәһәр этабында 11 номинация буенча җиңгән хатын-кызлар һәм ир-егетләргә дә аерым хөрмәт күрсәтелде.
Бәйрәм тантанасы Казан Суворов хәрби училищесы курсантлары, «Фантазия» джаз-оркестры кызлары, ТР  дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Шарм» шоу-театры, «Барбекю» ансамбле, «Идел» бал биюе коллективы артистлары һ.б. сәнгать осталарының чыгышлары белән бизәлеп барды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot