news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Ратушасында «Калфак туе» узды

Бәйрәм V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены кысаларында Казан Ратушасының Колонналар залында узды.

Казан Ратушасында «Калфак туе» узды
Александр Эшкинин

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар халкында Бәби туе, Өй туе, Бишек туе йолалары, ниһаять, Сабан туе булса да, «Калфак туе» дип аталган йола юк. Бу бәйрәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы хыялында туган яңа бәйрәм һәм ул кичә, 14 апрельдә, V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены кысаларында Казан Ратушасының Колонналар залында узды.

«Калфак туе»на килгән хатын-кызлар бөтенесе дә диярлек калфактан иде. Быел калфакларның, беренче җыеннарга караганда, шактый җыйнак һәм пөхтә булуы күзгә ташлана. Яшь ханымнарның күбесе калфакны күлмәк белән пардан зәвыклы иттереп тектергәннәр.

Әлеге мәдәни чара төрле мәйданчыкларда оештырылган берничә чараны берләштерде. Кунаклар өчен калфак чигү һәм татар хатын-кызлары башкара торган төрле кул эшләре буенча осталык дәресләре дә, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләренең һәм кул эшләнмәләренең сәүдә нокталары да оештырылган. Ә зур залда ике сәгатьтән артык концерт номерлары һәм йолалар турында кыскача мәгълүмат белән аралаштырылып татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар бәйгесе дә барды.

Концерт программасына Римма Ибраһимова, Айдар Сөләйманов кебек танылган җырчылар, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле һәм “Казан нуры” оркестры катнашты. Татар дизайнерлары — Алсу Борһанова, Нурия Зарипова, Әлфия Азнабаева, Рәмзия Ташабаева, Галина Вәлиуллина һәм башкалар үз коллекцияләре белән таныштырдылар.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Калфак туе»ның режиссеры - Алмаз Нургалиев.

Кич белән җыен делегатлары К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйлаҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен тамаша кылдылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100