news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Ратушасында Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале булды

Казан Ратушасында Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан Ратушасында Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестиваленең гала-концерты булды. Кичәдә Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры, Казан музыка училищесының татар хоры һәм катнаш хоры сирәк яңгыраган татар композиторларының әсәрләрен башкарды.

«Яңалиф» маршы һәм Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәдов һәм Василий Виноградовның «Сания» беренче татар операсы увертюрасы, Нәҗип Җиһановның «Республикам минем» кантатасы, Салих Сәйдәшев, Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов, Роза Мөхетдинова, Миләүшә Хәйруллина әсәрләре һ.б. яңгырады.

Сәхнәдә Россиянең атказанган артисты Резеда Галимова, ТРның атказанган артисты Эльза Исламова, биючеләр Нурбәк Батулла, Алсу Мәгъсүмҗанова, Альбина Ногманова, солистлар Миләүшә Ногманова, Илүзә Вәлиуллова, Тимур Мусин чыгыш ясады.

«Мин инде берничә ел беркайда да тыңлап булмый торган музыка белән мәшгульмен. Бу мәсьәләне хәл итү өчен Милли музыка оркестры оештырылды. 2022 елдан әлеге коллектив белән без буш урынны тутыра башладык. 2024 ел ахырында, Казан мэриясе ярдәме белән, Милли музыка фестивален уздыру кысаларында, яңартылган оркестр шәһәрнең төрле концерт мәйданчыкларында концертлар куя», - диде Айдар Ниязов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Айдар Ниязов әйтүенчә, әлеге фестиваль - экспериментлар, музыка, театр һәм хореография синтезы. «Без Татарстан композиторларының төрле әсәрләрен тәкъдим иттек, ул да булса - стриминг платформаларында тыңлап булмаган әсәрләр», – диде фестивальнең сәнгать җитәкчесе.

«Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов авторлыгындагы «Яңалиф» маршын безгә кадәр беркайчан да башкармаганнар дип әйтә алмыйм. Әмма бу хакта бернинди белешмәләр юк. Әлеге марш Солтан Габәшинең әсәрләре исемлегендә генә бар. Аңлавымча, «Яңалиф» журналы заказы буенча 1929 елда язылган. Бәйрәм маршы рухында иҗат ителгән. Шәрык гармонияләре белән баетылган. «Кызыл армия» маршы белән чагыштырып булмый, ләкин кызыклы әсәр», – дип аңлатты оркестрның сәнгать җитәкчесе.

Ул Милли музыка фестивалендә «Яңалиф» маршы күпләр өчен премьера булганын әйтте. «Ләкин беренче тапкыр ул ике ел элек беренче концертларымда яңгырады. «Яңалиф» маршының партитурасын Татарстан Милли китапханәсендә таптым. Ул тынлы оркестр өчен язылган иде, мин аны Милли музыка оркестры өчен яраклаштырып редакцияләдем. Концертта яңгыраган барлык әсәрләрне диярлек мин редакцияләдем, оркестровкалар ясадым», –дип аңлатты Айдар Ниязов.

  • Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале кысаларында декабрьдән февральгә кадәр Казанның төрле мәйданчыкларында биш чара узды. Чара Казан мэриясе, «Үз телем» конкурсы һәм «Калеб»иҗат берләшмәсе ярдәмендә оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100