Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Ратушасында «Ислам дине сәнгате» күргәзмәсе ачыла
Җомга көнне, 17 апрельдә, Казан Ратушасында «Ислам дине сәнгате» күргәзмәсе ачылачак. Шәһәрлеләргә Музейлар комплексы җыелмасыннан ике йөздән артык экспонат тәкъдим итәчәкләр. Һәр табыш мөселман мәдәниятен, татар халкының тарихын һәм тормышын тәкъдим итә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә кунаклары Татарстан Республикасында ислам диненең гасырларча җыелган тарихын археологик табышлар, китаплар, язмалар, борынгы гамәли сәнгать һәйкәлләре, заманча рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре аша беләчәк.
Күргәзмә 17 апрельдә 15:00 сәгатьтә ачылачак һәм 2026 елның 15 августына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз