news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Ратушасында БРИКС лидерлары өчен рәсми булмаган кичке аш башланды

Казан Ратушасында БРИКС саммитында катнашучы илләр лидерлары өчен рәсми булмаган кичке аш башланды.

Чара башланыр алдыннан рәсми сәламләү һәм фотога төшерү тантанасы булды. Дәрәҗәле кунакларны Россия Президенты Владимир Путин каршы алды.

Чара ике өлештән тора — концертта катнашучыларга Россия композиторларының музыкаль әсәрләре тәкъдим ителә. Алга таба алар рәсми булмаган кичке ашта катнаша һәм саммитны ача.

Искәртик, саммит Татарстан башкаласында өч көн, 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу төркемнең җитди киңәюеннән соң лидерларның беренче очрашуы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100