news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Раштуа сәфәрләре өчен Россиянең топ-10 шәһәренә керде

Уртача алганда, сәяхәтчеләр торакны Татарстан башкаласында өч төнгә броньлый.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан Раштуа бәйрәмендә ил туристлары сәяхәтләре өчен популяр булган Россия шәһәрләре арасында алтынчы урынны алды. Исемлек Tvil.ru кунакханәләрне броньлау сервисы белгечләре тарафыннан төзелде.

Ил буенча Раштуа сәфәрләре исемлегендә аеруча популяр шәһәрләр булып Севастополь, Санкт-Петербург һәм Мәскәү тора. Ярославль һәм Переславль-Залесский дүртенче һәм бишенче позицияләрне алган. Җиденче-унынчы урыннар исә Екатеринбург, Суздаль, Воронеж һәм Тверь шәһәрләрендә.

Сәяхәтчеләр, Татарстан башкаласындагы торакны өч төнгә һәм уртача алганда, яшәү өчен тәүлегенә 3,5 меңнән артык сум түләп броньлый.

Тулаем алганда, туристлар православие Раштуасында 1,5тән 13 тәүлеккә кадәр сәяхәттә булырга ниятли. Иң арзан төн Воронежда (тәүлегенә 1,2 мең сумнан кимрәк), иң кыйммәтлесе – Суздальда (18,5 мең сум).

«Исемлек 2020 елның 6-12 гыйнварына туристлар тарафыннан кунакханәләр, фатирлар һәм йортлар өчен түләнгән гаризалар (броньлар) нигезендә төзелгән», – дип ачыклык кертә сервис матбугат хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100