news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Раштуа көннәрендә Россиянең иң яхшы ял итү урыннары унлыгына кергән

Рейтингың беренче өч урынын Сочи һәм Мәскәү белән Ленинград өлкәләренең курортлары алган.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан россиялеләрнең Раштуа бәйрәмендә иң яраткан ял урыннары рейтингында сигезенче урынны алды. Бу хакта ТурСтат туристлык порталы үткәргән тикшеренүләрдә хәбәр ителә.

Татарстан башкаласын респондентларның 5 проценты сайлаган.

Рейтингның беренче урыннарын 21 процент тавыш җыеп «Роза Хутор» (Сочи), 17 процент белән Сорочан, Степаново, Яхрома (Мәскәү өлкәсе), шулай ук Игора, Коробицыно, Охта Парк (Ленинград өлкәсе) 11 процент тавыш җыеп алган.

Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, шулай ук алдынгы унлыкка Алтай, Ставрополь, Байкал, Мәскәү һәм Кавказ, Башкортстан курортлары кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot