news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәссам Николай Фешинның картинасын өч миллион долларга сатканнар

Танылган рәссам 1917 елда «Ханым маникюр ясый. Жиро туташ портреты» картинасын иҗат итә.

Рәссам Николай Фешинның картинасын өч миллион долларга сатканнар
соцсети

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда туып үскән Россия-Америка галиме Николай Фешинның «Ханым маникюр ясый. Жиро туташ портреты»н Christie’s аукционында 2,3 млн фунтка (якынча 3 млн доллар) сатканнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Аукционда әлеге эш «Фешинның талант һәм техника квинтэссенциясе булып тора», дип билгеләгәннәр. Картина «1917 елда, Россия тарихы иң радикаль рәвештә үзгәргәндә» язылган, дип өстәп әйткәннәр Christie’s матбугат хезмәтендә.

Билгеле булганча, революция Россия тарихы барышын гына түгел, Николай Фешинның язмышын да үзгәртә, ул аны 1923 елда эмиграциягә этәрә.

Башта экспертлар рәссам гаиләсе аукционга куйган портрет бәясен 2-3 млн фунтка бәяләгән, бу 2,6-3,8 млн долларга туры килә.


news_right_1
news_right_2
news_bot