news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан психотерапевты депрессия һәм күңел төшенкелеге аермасын аңлатты

Депрессия – кешедә кәеф төшү, фикерләү һәм хәрәкәтләнү сәләте тоткарлану булган психологик какшау. Кеше үзен җәберләнгән итеп хис итә башлый, аның йокысы бозыла. Бу хакта Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психотерапевты Татьяна Иванова «Татарстан-24» каналында әңгәмә вакытында сөйләгән.

Аның сүзләренчә, гади күңел төшенкелегеннән (хандра) аермалы буларак, депрессия кешенең эшчәнлегенә комачаулый. Аңа эшкә йөрү, гаилә һәм балалар белән шөгыльләнү, дуслары белән аралашу кыен. Үзендә бу билгеләрне сизгән кешегә ярдәм сорап белгечкә мөрәҗәгать итәргә була.

«Үзегездә депрессия дип шикләнәсез икән, психотерапевтка бару яхшырак. Ул диагноз куячак. Психолог диагноз куймый, ул тест үткәреп депрессияне ачыклый ала. Ул очракта психолог кешене психотерапевт яки психиатр янына җибәрәчәк», - дип аңлатты эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot