news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда психиатрия хастаханәсеннән качкан җинаятьчеләрне Тотльяттида тоткарлаганнар

Казанда психиатрия хастаханәсеннән качкан җинаятьчеләрне Тотльяттида тоткарлаганнар
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе

Казан психиатрия хастаханәсеннән качкан ир-атларны полиция хезмәткәрләре Тольяттида тоткарлаган. Алар хастаханәдә мәҗбүри дәвалануда булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, оператив эзләү чаралары нәтиҗәсендә «Гвардейский» полиция бүлеге хезмәткәрләре Артем Павлов һәм Дмитрий Колупаевны тоткарлаган. Казан полициясе Россия Эчке эшләр министрлыгының Тольятти шәһәре Ставрополь районы буенча бүлеге белән бергә эшләгән. Хәзер тоткарланучылар белән чаралар үткәрелә.

«Татар-информ» 37 яшьлек Артем Павлов һәм 31 яшьлек Дмитрий Колупаевның 28 гыйнвар көнне психиатрия хастаханәсеннән качуын һәм эзләүдә булуын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot