Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан прокуратурасы Урта Кабан күленә агынты сулар агызуларын ачыклады
Казанның Идел буе районы прокуратурасы Һади Такташ урамы тирәсендә Урта Кабан күленә агызылган сулар аркасында тикшерү уздырган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) белгечләре канализация исе белән пычранган агынтыларны теркәгәннәр һәм анализ өчен су үрнәкләрен алганнар. Агынты суны «Шәһәр төзекләндерү» МУП агызган, аның су объектын агып төшүче суларны агызу максатларында файдалануга рөхсәте юк. Моннан тыш, предприятие агынты суларның әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын исәпкә алмаган.
Нәтиҗәдә прокуратура оешманың вазифаи затына карата су ресурсларын законсыз файдаланган һәм экологиягә тискәре йогынты ясый торган объектларны исәпкә кую турында белешмәләр бирмәгән өчен ике административ эш кузгаткан.
Материаллар киләчәктә карау өчен Росприроднадзорның Идел-Кама идарәсенә җибәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз