news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан прокуратурасы инвалид хатын-кызга протез алырга ярдәм иткән

Казанда яшәүче хатын-кызга РФ Социаль иминият фондының территориаль органында ярдәм күрсәтүдән баш тартканнар.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Казан прокуратурасы инвалид хатын-кызга протез алуда ярдәм күрсәткән, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Беренче төркем инвалид булган Татарстан башкаласында яшәүче хатын-кызның РФ Социаль иминият фондының территориаль органына протез сорап мөрәҗәгать итүе ачыкланган, әмма аңа анда баш тартканнар.

Закон буенча дәүләт инвалидларга тернәкләндерү чаралары үткәрүне һәм федераль бюджет хисабына хезмәт күрсәтүне гарантияли.

Гариза бирүченең хокукларын яклау өчен прокурорлар судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән, әмма әлеге эшне карый башлаганчы ук хатын-кызны протезлы иткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot