news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан прокуратурасы интернетта экстремистик басма дөнья күрүен ачыклаган

Суд прокурорның социаль челтәрдә бу битне тыю һәм блокировкалау таләбен канәгатьләндергән

  (Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы, интернет мониторингы буенча, социаль челтәрдә “Шамил Басаев хаклы иде” дип аталган мәкалә урнаштырылуын ачыклаган.

2014 елның 22 апрелендә Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан үткәрелгән лингвистик нәтиҗә буенча мәкаләдә экстремизм билгеләре бар.
Моның белән бәйле рәвешттә, район прокуратурасы бу мәкаләне экстремистик материал дип тану һәм РФ территориясендә таратуны тыю турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать иткән. Казан Авиатөзелеш районы суды прокурорның таләбен тулысынча канәгатьләндергән.

Суд карары үз көченә керү белән, бу хактагы мәгълүматны тиешле реестрга кертү һәм интернет-битне блокировкалау өчен, ТР Юстиция министрлыгына һәм Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр күзәтчелеге хезмәтенә җибәрелә, дип хәбәр итә Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot