news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан прокуратурасы Фрунзе урамындагы «Идел» сәүдә йортын яптыруга ирешкән

Прокуратура сәүдә йорты эшчәнлеген хилафлыкларны бетергәнчегә кадәр туктатып тору турында шикаять белән судка мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Казан прокуратурасы Фрунзе урамындагы «Идел» сәүдә йортын яптыруга ирешкән. Сәүдә йортында янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозу белән бәйле 50дән артык закон бозу очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре белән үткәрелгән прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә сәүдә йортында янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозу белән бәйле 50дән артык закон бозу очрагы ачыкланган. Бинаның функциональ янгын куркынычы классын үзгәртү эшләре проект документлары экспертизасын үткәрмичә генә башкарылган, янгын сүндерү буенча автомат җайланма юк, эвакуация юлларында янгынга каршы режим кагыйдәләре бозылган», - диде Руслан Галиев.

Күзәтчелек ведомствосы шулай ук сәүдә йортының бинаны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелмәгән килеш эшләвен ачыклаган. Шул рәвешле, ачыкланган закон бозу очраклары кешеләргә куркыныч тудыра.

Прокуратура сәүдә йорты эшчәнлеген хилафлыкларны тулысынча бетергәнчегә кадәр туктатып тору турында шикаять белән судка мөрәҗәгать иткән.

Суд прокуратураның таләбен тулысынча канәгатьләндергән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100