news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан прокуратурасы «Елмай» балалар паркы эшен туктатуны сорый

Казанның Вахитов районы прокуратурасы Казансу елгасы буенда урнашкан «Елмай» балалар паркы эшендә хилафлыклар ачыклаган.

Паркның билгеле бер хуҗасыз эшләве ачыкланган, ә аның милке беркемгә дә рәсмиләштерелмәгән. Бу административ дәгъва белән судка мөрәҗәгать итү өчен нигез булды - прокуратура объектны шәһәр балансына тапшыруны таләп итә.

ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, интернетта парк җиһазларының торышына карата күпсанлы шикаятьләр аркасында прокурор хилафлыкларны бетергәнче паркны ябу турында үтенеч юллаган.

Суд гаризаны карый.

news_right_1
news_right_2
news_bot