news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан прокуратурасы чүп-чар белән тулган фатирда бала табылганнан соң тикшерү башлады

Казанда Волков урамында чүп-чар белән тулган фатирда полиция хезмәткәрләре 6 яшьлек кыргый кызны тапкан. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча баланы махсус балалар учреждениесенә күчерү мәсьәләсе хәл ителә.

Әлеге факт буенча Казанның Вахитов районы прокуратурасы тикшерү башлады.

«Күзәтчелек ведомствосы профилактика системалары органнары эшенең нәтиҗәлелегенә бәя бирәчәк, аннары прокуратура чарасын билгеләү мәсьәләсе хәл ителәчәк», - дип хәбәр иттеләр күзәтчелек органы матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot