news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан прокуратурасы балалар бакчасында баланы кыйнау турындагы мәгълүматны тикшерә

Бүген социаль челтәрләрдә Казандагы балалар бакчасында тәрбияченең ютәлләгән өчен кыз балага сугуы турында мәгълүмат пәйда булды.

Видеодан күренгәнчә, дәрес вакытында тәрбияче бер малайга нәрсәдер аңлата. Шулвакыт хатын-кыз янәшәдә утырган кечкенә кызга терсәге белән бәрә.

Күзәтчелек идарәсе әлеге мәгълүматны тикшерә. Чараны Идел буе районы прокуратурасы үткәрә, диелә ведомство хәбәрендә.

«Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор реакциясе чаралары турында мәсьәлә хәл ителәчәк», - дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot