news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан профессоры аномаль җылы һава торышының күпме дәвам итәчәге турында әйтте

Сентябрь ае Татарстанда аномаль җылыдан башланды. Бүген көндез республика башкаласында һава температурасы 23 градуска кадәр күтәрелде. Төбәктә җәйге җылылык тагын берничә көн була. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Киләсе сишәмбегә кадәр җылы һава торышы саклана, Казанда тәүлеклек уртача температура климатик нормадан өч-дүрт градуска югарырак булачак. Безгә әлегә бәхет елмайды - антициклональ һава торышы урнашты, ә хәзер Уралда салкын. Мондый җылы һава торышы безнең төбәктә биш көн дәвам итәчәк», - диде ул.

Киләсе атнаның икенче яртысында Казанда һава торышы бозылырга мөмкин, дип өстәде галим. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көннәр салкынайта, яңгырлар көтелә. Аннары әбиләр чуагы килергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100