news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан приставлары алимент түләмәгән хатын-кызның автомобиленә арест салды

Юлия Токарева 17 яшьлек кызына ике ел дәвамында алимент түләми һәм беркайда да эшләми.

Казан приставлары алимент түләмәгән хатын-кызның автомобиленә арест салды
Зөлфия Фаризова

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зөлфия Фаризова). Суд приставлары Казан шәһәренең Яңа Савин районында яшәүче алимент түләмәүче Юлия Токареваның «Opel» машинасына 10 көнгә арест салды. Яңа Савин районы приставларының рейдында “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Юлия Токаревага 37 яшь. 2016 елның ноябрендә суд беренче никахтан туган кызына ай саен 8 мең сум алимент түләп барырга дигән карар чыгарган. Токарева 17 яшьлек кызына тиешле алиментын даими түләп бармаган, приставлар чакыруына җавап бирмәгән. Февраль аенда 5 мең сум түләгән. Бурычлары 200 мең сумнан артык җыелган, диде Яңа Савин районының суд приставы Эльвира Әхмәтҗанова.

Суд приставлары Әмирхан проспектындагы фатирга килде. Бу фатирда Токарева яңа гаиләсе белән яши, тагын бер баласы бар. Ул үзе фатирда юк иде. Аның белән бергә яшәгән ир хатынының беркайда да эшләмәвен, хәзерге вакытта маникюр ясатырга китүен әйтте. Суд приставы маникюр салонына барырга әзер булуын әйтте, әмма рейд составында кешеләр күп булуны исәпкә алып, бу фикердән кире кайтты.

Күрше фатирда яшәүче кеше Юлия Токареваның «Opel» автомобиле барлыгын һәм аның кайда икәнен әйтте. Суд приставлары автомобильгә 10 көнгә арест салды. Бу вакыт аралыгында алиментлар түләнмәсә, машина бурычларны каплау максатыннан приставларга алыначак.

Шул ук районда яшәүче Рөстәм Галиевнең 11 яшьлек кызына бер миллионнан артык бурычы бар. Өйдә Рөстәмнең әтисе генә иде. Фатирдагы телевизор һәм микродулкынлы мичкә арест салынды. Рөстәмнең әтисе, оныгын күтәреп, приставларга каршы чыкты. “Бу фатирдагы бер нәрсә дә аныкы түгел. Бөтен нәрсәне пенсия яшенә кадәр үзем эшлэп алдым”, - диде ир.

Авиатөзелеш районының өлкән суд приставы Рамил Шиһапов алимент түләмәүчеләргә карата нинди чаралар кулланулары турында сөйләде. Болар - шәхси милеккә арест салу, хезмәт хакыннан акча тотып калу, транспорт белән идарә итү хокукын чикләү, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту.

Бурычларны түләтү өчен арест салынган шәхси милек җитмәсә, административ җаваплылыкка тарталар. Бу - 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, штраф яки мәҗбүри эш. Пристав әйтүенчә, алимент түләмәүчеләргә иң нык тәэсир итә торган әйбер - административ кулга алу.

Бурычлы кешене түләргә мәҗбүр итүнең икенче яхшы чарасы - машина йөртү хокукын чикләү, диде пристав. Рамил Шиһапов бер очрак турында сөйләде. Башта ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә бурычлы кешенең кайда булуын ачыклаганнар. Аның йөк машинасын кулга алганнар. Бурыч 430 мең булуына карамастан, ир аны ике атна эчендә түләп бетергән..

Беренче квартал нәтиҗәләре буенча суд приставлары Татарстан республикасы балаларына тиешле 74 млн сумга якын алиментны кайтарган. Бу турыда федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең матбугат секретаре Лилия Хәлимова хәбәр итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100