news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан православ гимназиясе татар теле курслары ача

Дәрескә килүчеләрне татар телендә аралашырга өйрәтәләр.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Гурий Казанский исемендәге Казан православ гимназиясе бушлай татар теле курслары оештыра. Бу хакта гимназиянең татар теле укытучысы Зөлфия Салихова хәбәр итте.

Дәрескә килүчеләрне татар телендә аралашырга өйрәтәләр. Курслар сөйләм телен өйрәтүгә юнәлдерелгән. Дәресләр рус телендә алып барылачак. 

50 еллык стажы булган чит телләр укытучысы И.Литвинов эшләгән методика буенча укучыларны хәрефләр һәм авазлардан сүзләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтәчәкләр. Яңа сүзләрне һәм грамматиканы истә калдыру өчен һәр өйрәнелгән тема күнегүләр белән ныгытылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot