Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан муниципаль хезмәткәрләрнең эшенә түләү өчен 25,3 миллиард сум акча тоткан
2026 елның беренче яртыеллыгында Казан бюджетының муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре эшенә түләү чыгымнары, иминият взносларын исәпкә алып, 25,26 миллиард сум тәшкил иткән. Казан шәһәре Башкарма комитеты сайтында шундый мәгълүматлар урнаштырылган.
2026 елның 1 июленә муниципаль хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны 1 712 кеше тәшкил иткән. Аларның хезмәтенә түләү чыгымнары алты ай эчендә 1,43 миллиард сумга җиткән.
Шәһәрнең муниципаль учреждениеләрендә 38 045 кеше эшләгән. Бу категория хезмәткәрләргә эш хакы һәм иминият взнослары түләүгә гыйнвар-июнь айларында 23,83 миллиард сум акча юнәлдерелгән.
Шул рәвешле, Казанның муниципаль секторында эшләүчеләрнең гомуми саны 39 757 кеше тәшкил иткән, ә аларның хезмәтенә түләү чыгымнары беренче яртыеллыкта 25,2 миллиард сумнан артып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз