news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан полициясенә яңа җитәкче килә

Моңа кадәр Чаллы полициясен җитәкләгән Алексей Соколовны рәсми рәвештә иртәгә Казан шәһәр Думасының чираттан тыш сессиясендә тәкъдим итәчәкләр.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Иртәгә Казан полициясендә яңа җитәкче киләчәк. «Татар-информ»га хәбәр ителгәнчә, ул рәсми рәвештә Казан шәһәр Думасының чираттан тыш сессиясендә тәкъдим ителәчәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе итеп Алексей Соколов билгеләнә. Тиешле боерык бүген имзаланган.

Алексей Соколовка 41 яшь. Бүгенге көнгә кадәр ул Чаллы полициясе бүлеге җитәкчесе булган. Әлеге вазифага 2013 елның октябрендә расланган. Аңа кадәр Чистай эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган.

Хокук саклау органнарында эшчәнлеген Алабуга милиция мәктәбен һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлагач башлаган.

45 яшьлек Валерий Красильников Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе вазифасын 2012 елдан биләгән иде. Ул хокук саклау органнарындагы хезмәтен калдырып, киләчәктә эшен гражданлык структурасында дәвам итәчәк, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100