news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан полициясе юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүчеләрне эзли

Һәлакәт аркасында, 30 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, 80 яшьлек пенсионер әби кабыргалары сынып, хастаханәгә озатылган.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Казан полициясе юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүчеләрне эзли. Бу хакта Казан дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 декабрьдә көндез “Кол Гали” тукталышы каршында автобуста өлкән яшьтәге пассажир әби егылган. Машина йөртүче урыннан китеп барган, кабыргалары сынган әбине хастаханәгә озатканнар.

12 декабрьдә Зайцев урамындагы 14 нче йорт ишегалдында автомобиль 30 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Аның кул чуклары җәрәхәтләнгән. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан китеп барган.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәтләрне күрүчеләр булган очракта, (843) 5-333-819, 5-333-848 телефонары белән мөрәҗәгать итүләре сорала.
 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100