news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан полициясе торак йортларда барлар эшчәнлегенә каршы юнәлдерелгән закон проектын хуплап чыгыш ясады

Табиблар да закон проектын кабул итүне яклый

 (Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казанда хокук саклау органнары, күзәтчелек оешмалары һәм дәвалау учреждениеләре “Татарстан территориясендә алкоголь продукциясен бүлгәләп сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләү турында”гы закон проектын кабул итүне яклап чыгыш ясадылар. Ведомство вәкилләренә караганда, кабул ителгән чикләүләр җинаятьләр һәм алкоголь кулланучылар санын киметү мөмкинлеге бирә.

“Мондый учреждениеләр эшчәнлегенең шәһәргә кереме аз, ә зыяны күп. Бу социаль юнәлештә булмаган бизнесның ачык мисалы”, - дип белдерде бүген матбугат конференциясендә РФ ЭЭМ ның Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников.

Казан полициясе мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 10 аенда исерек гражданнар кылган 1656 җинаять ачылган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 25 процентка күбрәк. Совет, Киров һәм Мәскәү районнарында исерек килеш кылынган җинаятьләр саны 40 проценттан артып киткән. Спиртлы эчемлекләр кулланган гражданнарның 447 урлау факты ачыкланган, талау – 176, сәламәтлеккә авыр зыян китерү буенча – 93 факт.

Красильников, мондый сәүдә урыннарына йөрүчеләр генә түгел, ә барлар урнашкан торак йортта яшәүчеләр дә зыян күрә, диде. 2014 елда Казан полициясе хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның күп фатирлы йортларда еш кына тәүлек буе эшчәнлек алып баручы барлардан зарланып мөрәҗәгать иткән 2 меңнән артык хәбәре каралган. Шәһәр полициясе хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчү һәм исерек килеш йөргән өчен   административ хокук бозу турында 18 385 беркетмә төзегән.

Гомумән, соңгы елларда Татарстан башкаласында барлар саны ике тапкыр диярлек арткан. “Узган ел 15 шундый урын булган. Агымдагы елның 15 ноябренә булган мәгълүматларга караганда, Казанда 290 бар эшли, аларның 166 сы торак йортта урнашкан. Соңгы ярты елда барлар саны шактый үрчегән – агымдагы елның апрелендә андыйлар саны 230 га җиткән.”, - диде Красильников.

ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов сүзләренә караганда, барларга йөрүчеләр анда эшләүче хезмәткәрләргә куркыныч тудырырга мөмкин. “Мин андый барларда иренмичә йөреп чыктым. Кайберләрендә хезмәткәрләр рәшәткә артыннан эшли. Алар бирегә йөрүчеләрдән барысын да көтәргә мөмкин һәм без качарга өлгерми калабыз диләр”, - дип сөйләде ул матбугат конференциясендә.

Иртәгә Казанда каралачак закон проектын ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий да хуплады. “Без бу законда алкоголь, сыра һәм башка спиртлы эчемлекләр сатуны 22.00 сәгатьтән алып 10.00 сәгатькә кадәр тыярга тырышачакбыз. Бу җәмәгать туклану объектларына кагылмый. Проектта торак йортларда барларны ябу карала. Торак йортта урнашкан рестораннар һәм кафелар спиртлы эчемлекләрне 23.00 сәгатькә кадәр сата ала”, - дип белдерде журналистларга Рафил Ногуманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100