Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан полициясе кеше алдап йөрүче хатыннарны эзли
Аларның 3әү булуы билгеле
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Казан полициясе кырыгалдарларның тиз ышанучан кешеләрнең мал-мөлкәтләренә ия булулары турында әледән-әле кисәтүенә карамастан, зур керем алырга өмет итеп, өлкән яшьтәгеләр акчаларын “тасма телләргә” чыгарып бирә тора.
Шушы көннәрдә генә Мәскәү районында гомер итүче 74 яшьлек хатын-кыз аларның чираттагы корбаны булган, дип “Татар-информ” агентлыгына хәбәр итә Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе. Башкаланың Батыршин урамында үзен Татьяна Олеговна дип таныткан 60-65 яшьләрдәге хатын-кыз аның янына килеп, пенсионерларның керемнәрен арттыру өчен, Россиянең абруйлы партияләреннән берсенең җитәкчесе соравы буенча, пенсионерлар арасында хәйрия акциясе уздыруы хакында сөйли. Моның өчен пенсионерга тупланган акчасының суммасын гына әйтергә кирәк, янәсе, шуңа карап күпме өстәмә акча аласы исәпләнә һәм акча түләнә. Шул арада 2 хатын-кыз килеп (билгеле, бу алдан сөйләшенгән), “хәйрияче” берсенә аның 25 мең сум күләмендә “дивидендын” чыгарып бирә, канәгать булып кыланган хатын, өстәмә акча алу өчен тагын туган-тумачамның акчасын да китерсәм ярыймы, дип кызыксына һәм, уңай җавап алып, имеш, акчага йөгерә.
Бу хәлне күргән пенсионер хатын, зинһар, көтеп торыгыз, банктан акчамны алам, дип үтенә... һәм шулай эшли дә. Банктан салдырган 40 меңен тотып килгәндә, туганнарының акчасына барып килгән хатын да “килеп җиткән” була, “хәйрияче” исә, теге почмактагы яшел тасмалы ак машинадагы махсус аппарат аша купюраларны тикшертеп санатырга кирәк, ди. Ул машина яшына таба киткәндә калган 3 хатын-кыз урыннарында басып көтеп кала, чөнки аларны “балалаган” акча алырга чакырырга тиешләр, янәсе. Берничә минутта “Татьяна Олеговна” почмактан күренеп, өлкән яшьтәге әлеге пенсионерны акча алырга чакыра, әмма тегесе почмактан борылса, - анда беркем юк! Ашыгып элек баскан урынга чаба, анда да теге хатыннардан җилләр искән. Димәк, инде полициягә барырга гыга кала...
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, табылган очракта, кырыгалдарлар 5әр елга кадәр иреккә чыкмаска мөмкиннәр.
Казан полициясе шушы хәйләкәр хатыннарны эзли.
“Татьяна Олеговна” дигәннәренең йөзе славян тибында, карап торышка 60-65 яшьләрдә, буе 165-170 см чамасы, нык бәдәнле, кара чәчләре кыска итеп киселгән, караңгырак төстә бәйләгән кофта кигән.
Икенчесе чегән тибындарак, карар күзгә 40-45 яшь, 160-165 см буйлы, шулай ук, нык бәдәнле, коңгырт чәчләре җилкәсенә төшеп тора, чәчәклерәк ефәк итәк белән караңгы төстә кофта кигән.

Соңгысы татар хатынына охшаган, битендә су чәчәгеннән соң калган эзләр бар, 40-45 яшьләрдә, 160-165 см буйлы, тыгыз-нык бәдәнле, караңгы төстә күлмәктән. Аларны белүче-күрүче булса, полициягә хәбәр итү сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз