news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан полициясе җинаятьче булып чыккан салмыш машина йөртүчене тоткарлаган

Талауда шикләнелүче Чуйков урамы ишегалдында машина белән исерек килеш идарә иткәнгә автоинспекторлар тарафыннан тоткарланган.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Казан полициясе талаучы булып чыккан 31 яшьлек салмыш машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта Казан полициясе хәбәр итә.

Казанда Яңа Савин районыннан 22 яшьлек кыз полициягә лифтта таныш булмаган ир-атның пычак белән куркытып мобиль телефонын алуын җиткергән.

Әлеге шикле кеше Чуйков урамы ишегалдында машина белән исерек килеш идарә иткәнгә автоинспекторлар тарафыннан тоткарланган. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качарга теләгән, әмма аны тоткарлый алганнар. Аның тышкы кыяфәте 22 яшьлек кыз сөйләгән кешенекенә охшаган булган.

“Талау” маддәсе буенча  җинаять эше кузгатылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot