Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан полицейскийлары урам карагы һөҗүменнән зыян күрүчеләрне эзли
Дәрвишләр бистәсендә карак бер хатынның башына сугып, алтын әйберләрен һәм документларын урлаган.
(Казань, 14 августа, «Татар-информ»). Казан полицейскийлары урам карагы һөҗүменнән зыян күрүчеләрне эзли. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган якшәмбедә “Дәрвишләр” полиция бүлегенә 42 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул кичен урман аша дачадан өенә кайтканда билгесез кеше арттан башына сугуын, сумкасын һәм алтын әйберләрен йолкып алуын хәбәр иткән. Килгән зыянны хатын 108 мең сумга бәяләгән.
Әлеге факт нигезендә “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Бер тәүлектән соң полиция хезмәткәрләре урлаган әйберләрен ломбардка тапшырганда 35 яшьлек Казан кешесен тоткарлаган. Хокук саклау хезмәткәрләре тоткарланучы өендә зыян күргән хатынның документларын һәм банк карталарын тапкан. Шикләнелүче кеше инде 11 тапкыр хөкем ителгән булган.
Полицейскийлар аның тагын шундый җинаятьләргә катышы барлыгы мөмкин дип саныйлар. Әлеге кешедән зыян күрүчеләр һәм аннан алган әйберләрдә үзләренекен танучылар булса, “Дәрвишләр” полиция бүлегенә яки 294-54-02, +7 960 030 18 51телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз